Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәренең төньяк-көнчыгыш районы торбаларында гидравлик сынауларның 1 этабы вакытында табылган кимчелекләрне бетерү, кварталлар эчендәге челтәрләрне (48, 49, 51, 52 комплексларның) һәм магистраль җылылык челтәрләрен ( Шамил Усманов һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамнары) ремонтлау эшләре тулы куәтенә бара.

Яңа шәһәрдә I этаптагы сынау  барышында барлыгы 17 җитешсезлек табылды. Бүгенге көндә шуларның 10 сы бетерелде, аның 3се - магистраль челтәрләрдә, 7се - квартал эчендәге челтәрләрдә.

Кайнар су инде Яңа шәһәрнең 139 торак йортына бирелде. Шулай ук  48, 49, 50, 52 комплексларның бер өлешендә,  24, 46, 47, 53, 54, 63, 64, 65 микрорайоннарның барлык йортларында кайнар су бар. ГЭС, Сидоровка поселоклары һәм Замелекесьеның 20, 21, 22 микрорайоннарында кайнар су белән тәэмин итү җайга салынды. I этаптагы төньяк-көнчыгыш өлешендәге опрессовкалау эшләре 29 майда төгәлләнәчәк.

Моннан тыш, ЗЯБ поселогындагы су торбаларының тыгызлыгын һәм ныклыгын тикшерү вакытында 25 кимчелек табылды, Яр Чаллы җылылык челтәре белгечләре аларны хәл итү буенча эш алып бара.

Пәнҗешәмбе, 24 май 2018, 17:23