Мы в социальных сетях

Эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яңа физик культура һәм спорт идарәсе башлыгын тәкъдим итте.  Бу вазыйфага 26 яшьлек  Роман Насретдинов билгеләнде.

Роман Насретдинов -  тумышы белән Яр Чаллыдан. Шәһәрнең 9 нчы мәктәбен тәмамлаган. 2013 елда  Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлап,"Физик культура һәм спорт менеджменты" белгечлеге алып чыга. 2011 елдан «Яр Чаллы» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә инструктор-методист булып эшли башлый. 2018 елның ноябреннән ул Башкарма комитетның физик культура һәм спорт идарәсенә баш белгеч булып эшкә күчә. Быелның 9 гыйнварыннан физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкара.

Татарстанның велоспорт җыелмасына кергән. Өйләнмәгән.

Дүшәмбе, 28 май 2018, 17:05