Мы в социальных сетях

Бүген "Яр Чаллы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шәһәр финанс структуралары Спартакиадасы узды.Ел саен үткәрелүче Спартакиаданы Башкарма комитет оештыра. Спорт чарасында шәһәрнең 11  командасы катнашты. 

Катнашучылар 100 метрга йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә, Мэр Кубогы эстафетасында йөгерү һәм башка ярышларда көч сынашты. Спартакиадада “Әти-әни, мин – спорт гаиләсе” ярышлары да каралган.

Ярышта катнашучыларны Башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина сәламләде. Төрле зачетларда җиңү яулаучыларны, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев бүләкләде.

Хатын-кызлар арасындагы шәхси беренчелектә төрле ярышлар буенча Ләйсән Җаббарова («Автоградбанк») беренче урынга чыкты. Икенче урында – Виктория Чернова («АКИБАНК»), өченчедә – Луиза Әмирова («АКИБАНК»).

Ир-атлар арасында беренчелекне Юрий Лукояненко («Автоградбанк») яулады, икенче урында – Максим Беляев («Автоградбанк»), өченче урынга Ренат Морзаханов («АК БАРС» банкның Яр Чаллы филиал) чыкты. 

Эстафетада йөгерү буенча шәһәр Мэры призына Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча инспекциясе командасы лаек булды. 

Күңелле стартларда Башкарма комитетның финанс идарәсе командасы (гаилә белән ярышта) җиңде. Күңелле стартларда катнашучы балалар татлы бүләккә ия булды.

Күчмә кубокны һәм беренче урын өчен призны «Автоградбанк» командасы отты. Икенче урында -«АКИБАНК», өченчедә – Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча инспекциясе  командалары.


Шимбә, 26 май 2018, 14:59