Мы в социальных сетях

Бүген  Казанның «Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» һәм «Иң мәдәниятле ата-ана» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел әлеге проектта 1-4 сыйныф укучылары һәм аларның ата-анлары белән бергә барлыгы 179 000 кеше катнашты.

Яр Чаллыдан «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында: Мансур Ногманов (23 нче мәктәп), Риана Абзалова (М. Вахитов исемендәге 2 гимназия), Эльза Бессмертных (19 нчы мәктәп), Ирина Кудрявцева (37 нче мәктәп), Алия Мәүләнбердиева (34 нче мәктәп), Ева Яндуганова (77 гимназия), Ришат Таҗетдинов (69 нчы мәктәп), Сәлимхан Гыйлметдинов (19 нчы мәктәп), Айгөл Алишева (50 нче мәктәп), Данис Ишмөхәммәтов (54 нче гимназия), Алинә Суфиярова (76 нчы гимназия), Алинә Сабирова (76 нчы гимназия) җиңү яуладылар.

«Иң мәдәниятле ата-ана» номинациясендә Анастасия Павлова, Асель Таҗетдинова һәм Ләйсан Абзаловалар җиңүчеләр дип табылды.

Шунысын искәртеп үтик,Татарстан Республикасында әлеге проект 2014 елдан бирле тормышка ашырыла. Тәүге елында ул беренче сыйныфлар арасында гына оештырылды, анда 40 меңләп бала катнашты.


Дүшәмбе, 28 май 2018, 11:27