Мы в социальных сетях

Бүген Петербург Халыкара Икътисади Форум-2018 кысаларында «КАМАЗ» ГАҖ белән «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС»  арасында махсус инвестицион контракт имзаланды. 

Документка Россия Федерациясе  Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин кул куйды.

Контракт «КАМАЗ» белән «ДАЙМЛЕР»ның уртак заводында яңа кабина каркаслары җитештерүне үстерүгә юнәлгән. Инвестиция күләме 46,4 млрд сум тәшкил итә, бу тармакта 1200 эш урыны. Контрактның срогы 10 елга исәпләнгән.  

10 көн элек Мәскәүдә Россия Федерациясенең Сәнәгать  һәм сәүдә министрлыгында махсус инвестицион контрактлар төзүне бәяләү мөмкинлеге  буенча Ведомствоара комиссия утырышы узды.


Җомга, 25 май 2018, 17:07