Мы в социальных сетях

30 майда Орган залында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган хәйрия концерты оештырыла. Чарадан кергән акча Яр Чаллының «Чудо-Дети» дәвалау педагогикасы үзәге үсешенә тотылачак. Билет бәясе 1000 сум. Билетны Орган залы кассасында сатып алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон:  54-09-65

Әлеге проектка шәһәр җитәкчелеге, эре оешма һәм предприятие җитәкчеләре ярдәм күрсәтә. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашачак.

Тамашачылар каршында  Игорь Лерманның  камера оркестры һәм Яр Чаллының иң яхшы балалар сәнгать мәктәпләре укучылары чыгыш ясый. 


Сишәмбе, 29 май 2018, 15:21