Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Яшьләр көне 30 нчы июньгә билгеләнгән. Башка еллардагыча быел да бәйрәм чарасы Яр буе паркы мәйданында узачак. Яр буе паркы территориясендә интерактив мәйданчыклар эшләр дип планлаштырыла. Чараның төп кунаклары  – Россиянең популяр төркеме Burito булачак. Алар мәйдан сәхнәсендә бик күпләр яратып өлгергән популяр хитлары белән чыгыш ясаячак. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Узган ел Яшьләр көнендә"X-фактор" шоуында катнашкан Юлия Плаксина һәм популяр җырчы Ёлка чыгыш ясаган иде. Ул чакта бәйрәм чарасына 100 мең кеше килде. 

Җомга, 29 июнь 2018, 18:04