Мы в социальных сетях

Яшьләр белән эшләү идарәсе белгече, «Яшь галимнәр, студентлар һәм аспирантлар» рәисе урынбасары, КФУ аспиранты Елена Рассолова «ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проектының дипломанты булды.

Казан Ратушасында «ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проектына нәтиҗә ясалды. Анда«Бердәм Россия» партиясенең республика бүлегесәркатибе, ТатарстанДәүләт Советы  Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Гран-при ияләрен һәм лауреатларын бүләкләде, финал сынавы итеп катнашучылар белән «Сәяси диктант» үткәрде. Катнашучыларга тарихи даталар һәм республиканың мөһим вакыйгалары турындагы сорауларга җавап бирергә кирәк иде.

Проектның финалына 100 финалист чакырылды. Конкурс берничә этаптан торды. Үткәрелгән барлык сынаулардан соң җиңүчеләр билгеле булды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасарыпроектның  төп җитәкчесе Римма Ратникова «ПолитЗавод»ның  дипломантларын бүләкләде. Чарада шулай ук РоссияФедерациясенеңДәүләтДумасы депутатлары Марат Бариев һәм Ирек Зиннуровлар, Дәүләт Советы депутатлары һәм Татарстан Республикасы Президент Аппараты вәкилләре һәм башкалар  катнашты.


Шимбә, 26 май 2018, 13:09