Мы в социальных сетях

Эшлекле дүшәмбедә  шәһәр Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Роза Гернер чыгыш ясады.

Соңгы елларда Федераль базаларда ятим балаларның кимүе күзәтелү турында хәбәр итте ул. Бүгенге көндә шәһәрнең тәрбиягә бала алган 108 гаиләсендә 124 бала тәрбияләнә, шулар арасында 6 баланы тәрбиягә алучылар да бар.  3 гаиләдә – 3, калганнарында бер-ике бала үсеп килә.

Гаилә аерылышкан очракта, бала ата-ана һәм башка туганнары белән аралашырга хокуклы. Ата-аналар арасында килеп чыккан бәхәсләр судка кадәр опека һәм попечительлек органнары аша хәл ителә.  Әлеге мәсьәлә буенча, 2016 елда – 219, 2017 елда – 229, 2018 елда – 53  гражданнан мөрәҗәгать кабул ителгән. Ата-аналар арасында дуслык килешүе төзеп булмаса, мәсьәлә суд аша хәл ителәчәк.

Опека һәм попечительлек органнары рөхсәте буенча 14 яшькә кадәр, ата-ана гаризасы белән баланың исем-фамилиясен үзгәртергә була. Мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта,  Башкарма комитетта карар кабул ителә һәм ул  ЗАГС органнарына тапшырыла. Шулай 2016 елда - 60, 2017 елда – 58, быелның 25 маена – 22 (9 кире кагу) карар кабул ителде. 2017 елның 1 гыйнварыннан әлеге хезмәт Күпфункцияле үзәк аша тапшырыла.

Бала алучы гаиләләргә булышлык күрсәтү йөзеннән “Гаилә оештыруда ярдәм итү үзәге”  булдырылды, анда ата-аналарга бушлай психлолгик, юридик, социаль, педагогик хезмәтләр күрсәтелә. Әлеге үзәк базасында тәрбиягә алучы ата-аналар клубы, «Спарта» спорт клубы, чит телләр, ял көне клублары эшләп килә, ел саен «Саулык» сәламәтләндерү комплексында балалар һәм ата-аналар сменасы уздырыла.

Дүшәмбе, 28 май 2018, 08:14