Мы в социальных сетях

Эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Россельхозбанк» җирле бүлекчәсенең яңа идарәчесен тәкъдим итте. Боерык нигезендә бу вазыйфага Рафис Абдуллин билгеләнде.

Рафис Абдуллин 1973 елда Баулы районы Шалты авылында туа. 1995 елда М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Рафис Абдуллин бай хезмәт тәҗрибәсенә ия. Ул хезмәт юлын 1995 елда «Баулынефть» идарәсендә бухгалтер булып башлап җибәрә. 2007 елга кадәр Баулыда төрле урыннарда хезмәт куя: баш бухгалтер, «Татагропромбанк»ның өстәмә офисы башлыгы, Баулы районы  һәм Баулы шәһәре хакимиятенең мобилизация эшләре буенча баш белгече, Россия Саклык банкының Баулы бүлекчәсе идарәчесе урынбасары..

2007 елдан Абдуллин Рафис РФ Саклык банкы акционерлык-коммерцияле филиалының  8219 нчы Россия Саклык банкының Яр Чаллы бүлекчәсе идарәчесе вазыйфасына билгеләнә. 2015 - 2017 елларда «Ак Барс» банкының Ульяновск шәһәре филиалы директоры булып эшли. 2017 елның июненнән 2018 елның февраленә кадәр Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкара.

2018 елның мартыннан «Россия Авыл хуҗалыгы банкы» Татарстан Региональ филиалында эшли һәм боерык нигезендә «Россельхозбанк»ның Чаллы буенча  3349/67/10 нчы өстәмә офисы идарәчесе итеп билгеләнә.


Дүшәмбе, 28 май 2018, 17:03