Мы в социальных сетях

"Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге" нең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногуманов коену сезоны чорында су объектларында халык иминлеген тәэмин итүнең торышы турында хәбәр итте.

Бүген Яр Чаллы инспекторлык бүлеге карамагында 6 пляж исәпләнә. 22 майдан 30 майга кадәр аларда коену сезонына әзерлекне тикшерүгә юнәлтелгән техник тикшерү чаралары уза. Тикшерү вакытында ял итү территорияләрендә коткаручылар ның юклыгы билгеле булды. Шуның өчен 2018 елның 30 маена кадәр әлеге кимчелекләрне бетерергә дигән күрсәтмә бирелде.  

«Администрация җитәкчелеге ярдәме белән шәһәр халкы өчен Габдулла Тукай исемендәге яр буенда (Мәләкәс елгасы ярында) ял итү урыннары көйләнде һәм коткаручылар посты урнаштырылды. Водолазлар ярдәмендә сулыкның төбе тикшерелде һәм чистартылды, тик бу урында су коену тыела», - дип искәртте үз чыгышында Әбүзәр Ногуманов.

Яр Чаллы территориясендә 6 санкцияләнмәгән кеше күпләп ял итү һәм коену урыны бар, алар хәвеф-хәтәр зонасына кертелгән.  Әбүзәр Ногуманов чыгышында билгеләп үтелгәнчә, вакытында тиешле чаралар күрелү  нәтиҗәсендә узган ел Татарстан Республикасында су объектларында һәлак булучылар саны кимегән. Татарстан Республикасы территориясендә 94 кеше батып үлгән, шуларның дүртесе – балалар ( 2016 елда -138 кеше, шуларның 7 се балалар), 68 кеше коткарылган, шулардан 7 се балалар. Кызганычка каршы, Яр Чаллыда батып үлүчеләр саны бераз артуы күзәтелә. 2017 елда 9 кеше батып үлгән, шулардан берсе бала.

Үткәрелгән анализ шуны күрсәтте, батып үлү сәбәпләре тиеш булмаган урында су коену, исерткеч эчемлекләр куллану, балык тотканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү һәм шәхси саксызлык нәтиҗәсендә килеп чыга. Балалар исә, олылар тарафыннан тиешле контроль булмау нәтиҗәсендә баталар.

Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча мәгариф һәм яшләр белән эшләү идәрәсе белән берлектә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан 1228 лекция укылды, анда  22 185 укучы җәлеп ителде. Җәйге  лагерьларда ял итүче  3107 бала өчен 122 әңгәмә уздырылды. Шундый ук чаралар махсус җиһазландырылмаган пляжларда да оештырылды.

Кече судноларны контрольдә тоту кысаларында узган ел 184 патруль тикшерүе һәм 4 рейд үткәрелде.


Дүшәмбе, 28 май 2018, 08:54