Мы в социальных сетях

Чулман проспектындагы "Кызыл тау" мәдәният үзәгендә "Алкышлар" дип исемләнгән беренче хисап концерты узды. Анда үзәк артистлары һәм иҗат коллективлары катнашты. 

Айгөл Хәмитвәлиева, Илгизәр Мортазин, Айсылу Насыйбуллина һәм Маргарита Асанова кебек профессиональ артистлар белән беррәттән, "Кызыл тау" сәхнәсендә үзләренең дебют номерлары белән "Сандугачкай" халык җыры ансамбле, "Mi Mi Mi" балалар шоу төркеме, "Чулман" вокал төркеме, "Stylе йолдызлары" яшьләр стиле клубы һәм башкалар чыгыш ясады. 

Моннан тыш, "Сабан туе гүзәле" шәһәр бәйгесендә катнашучылар һәм "Форсаж" бию ансамбле үз номерларын күрсәттеләр.

Чарада үзәкнең иҗат сезонына нәтиҗә ясалды һәм җәйге чорга планнар билгеләнде.  

Биредә җәйге чорда атна саен балалар ял итү мәйданчыгы (чәршәмбе көнне 11.00 сәгатьтән), бию рэтро-мәйданчыклар (җомга көнне 18.00 сәгатьтә) эшләячәк һәм бию буенча төрле мастер-класслар уздырылачак.

Дүшәмбе, 28 май 2018, 09:22