Мы в социальных сетях

Haier вәкилләрен “Бигеш” аэропортында каршыладылар. Кытай делегациясе кер юу машиналары заводының беренче ташын кую – Россиядә Haier индустриаль паркының беренче фазасын тормышка ашыру тантанасына килде. Традиция буенча кунакларны чәкчәк белән каршы алдылар.

Тиздән Чаллыда Haier кер юу машиналары заводын төзү эшенә керешәләр.  Кер юу машиналары җитештерү буенча төзеләчәк әлеге югары технологияле заводның инвестициясе 3 млрд  90 млн сумны тәшкил итә. Аның мәйданы – 29 000 кв.м.Әлеге завод 2019 елда ачылгач, кер юу машиналары Яр Чаллыдан Россия буенча гына түгел, БДБ һәм Европа илләренә дә җибәреләчәк.


Дүшәмбе, 28 май 2018, 09:41