Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Фәһимә Баһаветдин кызы Хөснуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Юбилярга котлауларны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева җиткерде.


Фәһимә Баһаветдин кызы Хөснуллина Әгерҗе районының Исәнбай авылында туа. Шунда урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмалый. Сугыш елларында кырларда эшли. 1953 елны  Бөек Ватан сугышы ветераны Хәкимулла Хөснулла улы Хөснуллин белән гаилә корып җибәрә.  Лаеклы ялга кадәр район хастаханәсендә хезмәт куя.

Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр, 3 оныгы бар.

Фәһимә Баһаветдин кызы «1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләренә ия.


Дүшәмбе, 28 май 2018, 16:46