Мы в социальных сетях

Бүген Сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрлек декадасы кысаларында  «Автокаланың яшь эшмәкәрләре – 2018» конкурсының 13 финалисты белән очрашу оештырылды. 

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрид Әбделганиев белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы эшмәкәрләре тәкъдим иткән бизнес-проектлар белән таныштылар.

Җитәкчеләргә «Тоша» яшелчә чистарткычын, капкачлар ача торган махсус җайланманы күрсәттеләр. Моннан тыш, җитәкчеләр инглиз теле буенча булган проектны, тауга менү, дизайн проектларын уңай бәяләделәр.

Наил Мәһдиев очрашу башында ук уңайсызланмыйча сораулар бирергә киңәш итте: «Нәрсә мөһим дип саныйсыз, барысын да ачыктан-ачык әйтегез. Бу конкурс шәһәребездә зур танылу алды, шуңа күрә безгә яңа эшмәкәрләр буыны ничек яшәгәне турында белергә, ачыкларга кирәк», - дип эндәште шәһәр Башлыгы чарада катнашучыларга.

Әңгәмәне конкурсның җиңүчесе Айдар Сәйфетдинов башлап җибәрде. Элек ул фельдшер булган,  5 ел ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә эшләгән. Соңрак бизнеска күчкән, бүләк һәм сувенирлар җитештерү эшен көйләгән. Айдар үзе ясаган буклетлар, сайт тәкъдим итте. Аның эшен Татарстан Республикасының икътисад министры югары бәяләде.

Очрашуда һәркем үз фикерен әйтте, кызыксындырган сорауларын бирә алды. Чараны йомгаклау алдыннан шәһәр мэры: " Әлеге очрашу нәтиҗәсе буенча, хезмәттәшлек итү өчен без сезне кая чакыра алуыбызны сөйләшербез. Сезгә мәгариф яки архитектура, шәһәр төзелеше идарәләреннән шалтыратсалар гаҗәпләнмәгез. Безне үзенчәлекле проектлар, Чаллы продукциясе кызыксындыра”, – дип белдерде.

Евгений Коткинның түбәдән кар чистарту җайланмасы да шәһәр мэрын кызыксындырды. Наил Мәһдиев мондый ноу-хау җайланмасын алырга теләк белдерде. 

7 ел дәвамында оештырылучы «Автокаланың яшь  эшмәкәрләре» конкурсында  971 яшь эшмәкәр катнашты, 35 җиңүче ачыкланды, 107 бизнес-идея каралды.


Сишәмбе, 29 май 2018, 13:49