Мы в социальных сетях

«Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә 2018 елның апрель-май айларына Россия шәһәрләре мэрларының рейтингын бастырып чыгарды.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев ТОП-15 рейтингына керде һәм 13 нче урынга чыкты.  2018 елның гыйнвар-март рейтингы буенча ул 15 нче урында иде. Россиянең барлыгы 88 зур шәһәрләре җитәкчеләре эшчәнлеге тикшерелде.  Алар исәбендә Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольятти шәһәрләренең эре финанс-икътисади үзәкләре вәкилләре дә урын алып тора. Үзләренең административ үзәкләре булмау сәбәпле, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре вәкилләре рейтингка кертелмәде.

Җиңүчеләр рәтендә Төмән шәһәре башлыгы Александр Моор, Уфа мэры Ирек Ялалов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин тора.

88 нче урынны Еврей автономияле өлкәсе мэры Евгений Коростелев били.


Сишәмбе, 29 май 2018, 17:20