Мы в социальных сетях

Матди тәэмин итүнең гомуми күләме  пенсионер яшәгән төбәктәге яшәү минимумы күләменә җитмәгән эшләмәүче барлык пенсионерларга, үзе яшәгән төбәктәге яшәү минимумына карап, пенсиясенә  федераль социаль өстәмә түләү билгеләнә.

2018 елда Татарстан Республикасы буенча пенсиянең яшәү минимумы күләме 8232 сум. Яр Чаллыда пенсиягә федераль социаль өстәмә түләүне 7498 эшләмәүче пенсионер ала. Россиядә эшләмәүче  пенсионерларга социаль өстәмә түләү программасы  2010 елның 1 гыйнварыннан тормышка ашырыла. Бу -  Россия  Федерациясе тарафыннан башкарылган өлкән буын һәм инвалидлар арасында ярлылыкны бетерүгә юнәлтелгән иң мөһим чараларның берсе.

Эшләмәүче пенсионерның  матди тәэмин ителешенең гомуми суммасын исәпләгәндә аңа түбәндәге акчалата түләүләр кертелә: пенсия, сроклы пенсия түләүләре, өстәмә матди тәэмин итүләр, ай саен түләнә торган һәм РФ субъектлары законында каралган башка төр социаль ярдәмнәр. 


Сишәмбе, 29 май 2018, 09:21