Мы в социальных сетях

30 майда Open City бизнес-отелендә «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң яхшы яшь хезмәткәр»  V шәһәр конкурсы уза.

Анда катнашучылар үзләренең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге  проектларын тәкъдим итәчәк, башлана 14:00 сәгатьтә.

Бу өлкәдә эшләүче 13 яшь хезмәткәр конкурста катнашырга теләк белдерде. Шулардан: Яр Чаллы электр челтәре филиалы,  «Гарант – Сервис №1», «Жилкомсервис», «Ремжилстрой», «Мәхәллә» һәм «Киләчәкне төзибез» идарәче компанияләре һәм башкалар көч сынашачак. 

Җиңүчеләр «Коммуналь хуҗалык» - Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң яхшы яшь хезмәткәр»; «Торак фонды идарәсе» - Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң яхшы яшь хезмәткәр» номинацияләре буенча билгеләнәчәк.

Катнашучыларны мәртәбәле жюри әгъзалары бәяли, шулар арасында: шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, мәгариф үсеше  мәсьәләләре буенча мэр киңәшчесе Фәйрүзә Мостафина, Шәһәр Советы депутаты Олег Коробченко һәм башкалар бар.


Сишәмбе, 29 май 2018, 09:51