Мы в социальных сетях

28 майда  Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты үзенең 28 нче туган көнен билгеләп үтте.

Әлеге вакыйга уңаеннан «Энергетик» мәдәният сараенда бәйрәм концерты узды. Концерт залы фойесында студентлар интерактив чаралар оештырды: университет һәм шәһәр тарихына кагылышлы квест-уеннар, иҗат коллективлары чыгышы, сәнгать һәм дизайн  факультеты студентларының иҗат эшләре күргәзмәсе. Филология факультеты студентлары яраткан университетлары турында шигырьләр укыды. Кичәгә килгән кунакларда Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты тарихына багышланган фотолар күргәзмәсе зур кызыксындыру тудырды.

Чарада студентлар, профессор укытучылар составы, ветераннар һәм мәртәбәле кунаклар катнашты. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты  Әлфия Когогина университетка алга таба да уңышлар теләде һәм бу уку йортының үсешенә керткән өлешләре өчен атаклы укытучыларга Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләрен тапшырды.

Шәһәр Башкарма комитетының беренче урынбасары Илья Зуев шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән университетның туган көне уңаеннан укытучыларга Мактау грамоталары тапшырды. 

Университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрованың  «Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студетлар язы» фестивале җиңүчеләрен бүләкләве, барысы өчен дә көтелмәгән, шул ук вакытта күңелле вакыйга булды. Фестивальнең Гран-приена математика һәм информатика факультеты студентлары лаек булды. 

Бәйрәм чарасы җыр-бию, шаян чыгышлар белән үрелеп барды.


Сишәмбе, 29 май 2018, 14:14