Мы в социальных сетях

31 майда 18:00 сәгатьтә "Энергетик" мәдәният сараенда Яр Чаллының төрле өлкәләрендә эшләүче 18 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк булган предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасында "Минем яраткан шәһәрем" иҗат фестивале узачак.

Фестивальдә катнашучылар жюри әгъзалары хөкеменә иҗади номер, шәһәр һәм КАМАЗ төзелеше турында җыр яки шигырь тәкъдим итәчәкләр.

Номинацияләр арасында: вокал-соло (автор җыры, ялгыз җырлау), вокаль ансамбль (шәһәр турында җыр башкару), нәфис сүз (үзең иҗат иткән шигырь), хореография (шәһәр турындагы җырга бию әзерләү) бар.

Фестиваль җиңүчеләренең гала-концерты  август аенда шәһәр күләмендә узачак Шәһәр көнендә оештырылачак.


Сишәмбе, 29 май 2018, 16:21