Мы в социальных сетях

Комсомол районы администрациясендә идарәче компанияләр, «Горзеленхоз», «Горсвет», «Жилэнергосервис», Яр Чаллы җылылык компаниясе,  Мәдәният һәм ял паркы һәм башка оешма вәкилләре катнашында җыелыш узды.

Катнашучылар май ае буена эшләнгән эшләр һәм июнь аена булган планнар буенча чыгыш ясадылар. Территорияләрне төзекләндерү эшләре барышында килеп чыккан кимчелекләр мәсьәләсенә тукталдылар.

Җыелыш барышында Комсомол районы администрациясе башлыгы  Александр Кислов  экстремизм һәм террорчылык характерындагы  хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау турындагы чараларның үтәлешенә игътибар итте. Бу мәсьәлә буенча гражданнар белән аңлату эшләре, профилактик әңгәмәләр алып барырга кирәклегенә басым ясады.


Чәршәмбе, 30 май 2018, 08:49