Мы в социальных сетях

Шәһәрнең көньяк-көнбатыш районында җылылык челтәрләрен опрессовкалау эшенең беренче этабы 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Күп кенә йортларда энергетиклар кайнар суны вакытыннан алда бирделәр.

ЗЯБ бистәсенең 173 торак йортында кайнар су бирү графикта каралган вакыттан иртәрәк башланды.

Опрессовкалау вакытын кыскартуга эшләрнең тизләтелгән темпларда баруы һәм өстәмә эшләү нәтиҗәсендә ирешелде. Яр Чаллы җылылык челтәре  белгечләре ял көннәре җиткәнче ЗЯБ бистәсенең калган 30 күп катлы йортына да кайнар су бирү эшләрен төгәлләргә ниятли.  


Чәршәмбе, 30 май 2018, 10:20