Мы в социальных сетях

Бүген  “Энергетик” мәдәният сараенда  ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы узды. 75 гаилә әлеге сертификатка ия булды.  Чарада катнашучыларны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм  Пенсия Фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котлады. 

Яр Чаллыда әлеге программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнварыннан) 38 мең ана капиталы сертификаты тапшырылды, 30 меңнән артык гаилә бу акчалардан файдаланды инде.

Ана капиталын яшәү шартларын яхшыртуга, балаларның укуына, мәктәпкәчә белем бирүгә, ананың булачак пенсиясенә һәм башкаларга юнәлтергә мөмкин. 

Бу сертификатны алу өчен хәзер гражданин үзенең шәхси кабинеты аша Россия Пенсия Фонды сайтында электрон гариза калдыра ала. Моның өчен Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү зарур.

Чәршәмбе, 30 май 2018, 15:28