Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Педагогик хисаплаулар федераль институты (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова физика һәм химия буенча бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) гамәли өлеш кертәчәкләрен әйткән. Бу хакта “Российская газета” яза.

Ул якындагы елларда физика һәм химия буенча БДИда реаль җиһазлар файдаланып эшли торган гамәли өлеш барлыкка киләчәге турында Россия фәннәр академиясендә сөйләгән. Бирегә очрашуга чыгарылыш сыйныфта йөз балл җыеп, техник һәм махсус фәнни-гамәли югары уку йортларында укучылар җыелган булган.

Әлеге очрашуда МИФИ студенты ул укыган мәктәптә тәҗрибә һәм экспериментлар өчен заманча җиһаз сатып алынуын, әмма кулланылмавын әйткән.

Проблема аларны эшләтүдә белгечләр һәм техник документларны тәрҗемә итүчеләр булмауда туган.

“Бирем булса – димәк, белгечләр дә булачак”, дип белдергән ФИПИ директоры. 

tatatar-inform.

Чәршәмбе, 30 май 2018, 17:09