Мы в социальных сетях

Орган залында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган хәйрия концерты узды. Тамашачылар каршында  Игорь Лерманның  камера оркестры һәм Яр Чаллының иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады. 

Балаларны һәм әти-әниләрне шәһәр мэры Наил Мәһдиев бәйрәм белән котлады.

Концерттан җыелган керем 723 мең сум акча тәшкил итә, әлеге сумма Яр Чаллының «Чудо-Дети» дәвалау педагогикасы үзәге үсешенә тотылачак.

Күрсәтелгән ярдәм өчен үзәкнең башкарма  директоры Ася Кислова рәхмәт белдерде. 


Пәнҗешәмбе, 31 май 2018, 10:13