Мы в социальных сетях

Чаллыдан  6 яшьлек Зәйнәб Шәмсетдинова  полиция хезмәткәрләренә багышланган балалар иҗаты республика бәйгесендә беренче урын яулады.«Асылташ» социаль приютында тәрбияләнүче кызчык, бәйге өчен үз куллары белән бирелгән тематика буенча панно әзерләгән. Аның хезмәте югары бәяләнде һәм ул балалар иҗаты бәйгесенең Республика этабында җиңү яулады.

Зәйнәб Шәмсетдиновага Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохориннан җиңүче дипломын Яр Чаллы  буенча Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Римма Искандрова тапшырды.

Сүз уңаеннан, Шәһәр этабында җиңүчеләр  Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре идарәсе хезмәткәрләреннән бүләкләр һәм грамотолар алдылар.

Республика этабы  финалына иң яхшылары арасыннан 80 эш тәкъдим ителгән иде. Бәйгедә 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрле 90 бала үз талантларын күрсәтте. Анда шәхси авторлар гына түгел, балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, үсмерләр клублары,  социаль приютлар, гомуми белем бирү һәм сәнгать мәктәпләреннән иҗат коллективлары катнашты.

Быел бәйге 5 нче тапкыр үткәрелә, чара Россия полициясенә 300 ел тулуга багышланган.



Пәнҗешәмбе, 31 май 2018, 10:07