Мы в социальных сетях

«Россия пенсионерлары Союзы» төбәкара бүлеге һәм “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан  муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы Россия пенсионерлар Союзы җирле бүлекләренең эшчәнлеген яктыртуга бәйге игълан итә.

Бу бәйге матбугат чараларының безнең иҗтимагый оешма эшчәнлегенә игътибарын җәлеп иттерү һәм  җәмәгатьчелектә өлкән буын  гражданнарына карата уңай имидж формалаштыру максатыннан уздырыла”, – дип белдерде Татарстан Республикасы«Россия пенсионерлары Союзы» рәисе Любовь Мишина.

Бәйгедә массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук аерым авторлар һәм автор коллективы катнаша ала. Гомуми приз фонды – 75 мең сум тәшкил итә. Бәйге нәтиҗәләре ноябрь аенда узачак «Актив озын гомерлелек –  ул өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү сыйфатын күтәрүгә юл» дип исемләнгән  республика конференциясендә билгеле булачак. Барлык мәгълүматларны әлеге сайттан  sprrt.ru карарга була.

Бәйгенең Нигезләмәсе монда

Пәнҗешәмбе, 31 май 2018, 12:58