Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Татарстан Эчке эшләр идарәсенең чит ил  гражданнарын вакытлыча тоту үзәге ачылды. Әлеге үзәктә суд карары нигезендә Россия  Федерациясеннән депортацияләнергә тиешле гражданнарны урнаштырачаклар.  

Рәсми ачылу тантанасында  шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте белән багланышларны координацияләү буенча Баш идарәсе башлыгы Юрий Валяев, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты. 

Әлеге бинаны карап тотуны республика бюджеты финанслады. Шул максатлар өчен 424 млн сум (424 млн 717 мең сум) акча бүленде. Әлеге үзәк, суд хөкеме нигезендә илдән чыгарылуны көтеп торучы 270 кешегә исәпләнгән.

Үзәк ике блокны  үз эченә ала: административ бина һәм медицина блогы булган торак корпусы.

Аның үзенчәлеге шунда - биредә барлык Европа нормалары үтәлгән, гаиләләр өчен бүлмә, физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен бүлмәләр бар. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым бүлмәләр каралган. Үзәктә  урнаштырылган чил ил гражданнары көнгә өч тапкыр ашатылачак. Биредә кирәкле хезмәткәрләр тупланган.

Чараның тантаналы өлешендә Наил Мәһдиевны «Россия Эчке эшләр министрлыгына ярдәм күрсәткәне өчен» билгесе белән бүләкләделәр. 

«Татарстан Республикасы инвестиция җәлеп итә торган төбәк булып тора. Законнарда ил территориясендә булган чит ил гражданнарына карата югары таләпләр куелган. Депортацияләнүне көтүче мигрантларга тиешле шартлар тудырылырга тиеш. Алар арасында җинаятьчеләрдән тыш, миграция кануннарын бозган авыр хәлдә калучылар да булырга мөмкин. “Бу -  илебездәге дөнья таләпләренә тулысынча туры килүче бердәнбер үзәк. Ул футбол буенча дөнья Чемпионатын исәпкә алып, кыска вакыт аралыгында Республика бюджеты акчаларына төзелде. Документ буенча 18 ай куелса да, без аны 6 ай эчендә сафка бастырдык. Мин, шәһәр мэры буларак, бу бинаның төзелешенә ярдәм күрсәтүне үземнең бурычым дип санадым», – дип белдерде  Наил Мәһдиев.  


Пәнҗешәмбе, 31 май 2018, 18:42