Мы в социальных сетях

Башкарма комитет сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукына электрон аукцион үткәрде.  Анда барысы 79 лот тәкъдим ителде. Аукцион 53 лот буенча уйнатылды, 26 лотка гаризалар бирелмәде. Уйнатылган лотларның башлангыч бәясе – 731 662 сум. 

Бу электрон аукционда күрсәтелгән барлык лотларның йомгаклау бәясе 3 775 414 сум тәшкил итте. Әлеге акчалар шәһәр бюджетын арттыруга юнәлтеләчәк.

Пәнҗешәмбе, 31 май 2018, 14:53