Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда бик күп юл эшләре алып барыла, шул исәптән “Куркынычсыз сыйфатлы юллар” проекты буенча да, билгеләр урнаштыру, магистраль юлларны гына түгел, квартал эчендәге юллардагы чокырларны ямау буенча да байтак эшләр бара. Максималь кыска вакыт аралыгында автомобиль юллары предприятиесе юл җәймәсенең төрле төрдәге кимчелекләрен бетерергә ниятли.

Шул “Куркынычсыз сыйфатлы юллар” капиталь ремонт программасы буенча трамвай юллары заманча таләпләргә туры китереп яңартыла.

Хәрәкәт итүгә карап резин плитә урнаштырылачак. Быел биш трамвай юлы киселеше ремонтланачак. Җиңүгә 40 ел, Машина төзүчеләр, Раскольников, Марат Йосыпов, Һади Такташ урамнарында  ремонт бара. Барлык әлеге төр эшләр дә Яр Чаллының “Куркынычсыз сыйфатлы юллар” федераль проектында катнашуы нәтиҗәсендә тормышка ашырыла.

Пәнҗешәмбе, 31 май 2018, 15:40