Мы в социальных сетях

Бүген чираттан тыш узган  Яр Чаллы Шәһәр Советы муниципаль берәмлегенең  XХV утырышында башка мәсьәләләр белән беррәттән, депутатлар вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы 3 мәсьәлә каралды. Татарстан Республикасы  президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Иван Гущин, керемнәр турында декларациядә кимчелекләр ачылу сәбәпле, мәгълүматлар тикшерелде, дип белдерде.  Иван Гущин әйтүенчә,  Денис Нитенко  2015-2016 еллар өчен биргән декларациясендә кыйммәтле кәгазьләр турында тулы һәм дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәткән, банклардагы хисап счетларын күрсәтмәгән, оешмалардагы устав капиталында катнашкан өлеше турында хәбәр итмәгән.

Икенче депутат Сергей Яковлев тормыш иптәшенең керемнәре күләмен дөрес күрсәтми, кредит йөкләмәләре буенча киметелгән күләм күрсәтә, декларациядә тулы булмаган мәгълүматлар бирә.

«Декларация керемнәре хакында белешмә Республиканың югары вазыйфаи заты – Рөстәм Миңнехановка бирелә. Ачыкланган әлеге кимчелекләр нигезендә Рөстәм Нургалиевич Шәһәр Советына әлеге депутатларның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза белән мөрәҗәгать итте», - дип ассызыклап үтте Иван Гущин.

Сергей Зуйков бүгенге көндә яшәү урыны үзгәрү сәбәпле, үзенең  депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуларын сорап җитәкчелек исеменә гариза юллады. Хәзер ул башка төбәктә «НЕФАЗ» ААҖнең генераль директоры вазыйфасын били.

Утырышта күпчелек тавыш бирү юлы белән өч Шәһәр Советы депутатының эшчәнлеген вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде.

Утырышны йомгаклап шәһәр мэры Наил Мәһдиев:  «Сез кая килүегезне белдегез, халыкка үз кандидатураларыгызны тәкъдим иттегез. Шәхси акчаларыгызны барыгыз да саный белә. Депутат булгач,үз өстегезгә сайлаучылар алдында тугры һәм ачык булу җаваплылыгын алдыгыз. Мондый тикшерүләр булды һәм булачак.  Коррупциягә каршы законнар кырыслана. Документларны дөрес тутырыга кирәк»,  – диде.


Җомга, 1 июнь 2018, 19:04