Мы в социальных сетях

Машина төзүчеләр урамындагы «Леруа Мерлен»  гипермаркеты янындагы трамвай тукталышы бүгеннән «60 комплекс» тукталышы дип атап йөртеләчәк. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимовның әлеге тәкъдименә,  чираттан тыш узган  XXV Шәһәр Советы утырышында депутатлар бердәм тавыш бирде.  

Шулай ук ЗЯБ бистәсендә реконстркуция ясала торган, булачак Татар драма театры бинасы каршындагы ял паркының  Марат Бибишев исемен йөртәчәге турында билгеле булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белдерүенчә, парк  Марат Бибишев тарафыннан салынган, шуңа күрә ул әлеге данлыклы легендар төзүче исемен йөртергә лаеклы. 

Җомга, 1 июнь 2018, 12:04