Мы в социальных сетях

Яңа туган ике кыз һәм бер малай - Куровлар гаиләсендә көтеп алынган беренче балалар. Өч игезәк белән авырлы хатын-кызны Перинаталь үзәктә шунда ук күзәтү астына алалар һәм балалар тууга кадәр аны гел карап, тикшереп торалар. Балалар 24 майда утыз дүрт атналык булып туа, аларның берсе - 1225 кг, икенчесе – 1740, өченчесе 2035 кг авырлыкта була.  Нәниләрне шунда ук яңа туган балалар өчен реанимация бүлегенә күчерәләр.  Бүген ананың да, балаларның дә хәлләре яхшыруга таба бара. Бәхетле ата белән ана аларга инде исем дә сайлаган: Вера, Надежда һәм Игнат.

Перинаталь үзәк хезмәткәрләре белдерүенчә, өч игезәк туу – бу бик сирәк очрак. Елына 6500 бала туучы бу үзәктә өч игезәкләр соңгы тапкыр  2016 елда, нәкъ менә Балаларны яклау көнендә дөньяга килгәннәр. Соңгы биш ел эчендә 4 өч игезәк дөньяга килгән. Игезәкләргә килгәндә алар биредә ел саен 100әр пар туа дип белдерә табиблар.


Җомга, 1 июнь 2018, 13:03