Мы в социальных сетях

Бүген «Солнышко» реабилитация үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында «Балачак дөньясы» VII республика рәсем бәйгесендә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү узды. Чара Пенсия Фонды идарәсе һәм аның җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов белән берлектә оештырылды.

Быел бәйге 126 талантлы баланы берләштерде. Бәйгедә катнашучыларның иң кечесенә ике яшь. Чарада ел саен республика һәм шәһәрнең коррекция  белем бирү учреждениләре,  махсус коррекция мәктәпләре, «Кояшкай» һәм «Астра» (Алабуга шәһәре) реабилитация үзәкләре катнаша.

Өч номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде: «Мин җәй рәсемен ясыйм», «Сабантуй - күңелле бәйрәм»,«Лев Толстой әсәрләре битләре буйлап». 

Балаларга бүләкләрне Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Елена Шуралева тапшырды. Жюри нәтиҗәләре буенча төрле яшь категориясендә 40 җиңүче билгеләнде. Барлык катнашучылар да диплом һәм призларга лаек булды.

Җомга, 1 июнь 2018, 15:51