Мы в социальных сетях

Биредә балалар өчен «Балачак – бәхетле чак» бәйрәме оештырдылар. Чара кунакларын иҗади мастер-класслар, декоратив-гамәли һәм халык осталары иҗаты ярминкәсе, интерактив дәресләр, рәсемнәр конкурсы каршы алды.

Бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Яр Чаллы картиналар галереясы фондларында сакланган эшләрдән «Татарстан рәссамнары иҗаты» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә 130 рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәре тәкъдим ителде. Музей кунаклары Илдар Зарипов, Земфира Бикташева, Виктор Анютин, Мадияр Хаҗиев, Анатолий Пашин  һәм Александр Петров кебек танылган рәссамнарның эшләре белән таныша алды. 


Җомга, 1 июнь 2018, 19:07