Мы в социальных сетях

Чара өч урында: Габдулла Тукай исемендәге яр буенда, Ф.Табеев исемендәге яр буенда һәм «Виктория» спорт мәктәбе стадионында узды. Ярышлар ике яшь категориясендә: дүрт яшькә кадәр – 100 метр, биш -җиде яшьлекләр өчен 400 метрлы дистанциядә оештырылды.

Кызлар һәм малайлар аерым ярышты. «Кама веломарафоны»ның чаллылылар арасында елдан-ел популярлыгы арта. Быелгы чарада 700дән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала катнашты. Ярышлар нәтиҗәсе буенча аларга грамота, медаль һәм кубоклар тапшырылды.


Шимбә, 2 июнь 2018, 11:25