Мы в социальных сетях

Чаллыда иреклеләр хәрәкәте эшчәнлеге юнәлешендә ирешелгән уңышлар белән эшлекле дүшәмбедә Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, Яр Чаллыда иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге 2013 елда «Орион» яшьләр үзәге базасында оеша. Бүгенге көндә шәһәрдә 138 иреклеләр  берләшмәсе бар, шуларның 110ы - мәктәпләрдә, 27се - югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә һәм 11е иҗтимагый оешмаларда эшләп килә.

Шәһәрдә экологик иреклеләр хәрәкәте уңышлы гына үсеш алды, «Экоактивлар» проекты тормышка ашырыла. Чаллының 38 белем бирү учреждениесендә экологик отрядлар оештырылды. Уку елы барышында эшкәртүгә ике тоннадан артык пластик, 72 тонна макулатура тапшырылды. Калдыкларны аерым җыю темасына багышланган 157 экологик плакат чыгарылды.

2016 елдан яңа юнәлеш – Бөтенроссия «Җиңү Волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте барлыкка килде.  Волонтерлар бөтенроссия тарихи квестларның катнашучылары һәм оештыручылары булдылар, “Җиңү хатлары” акциясе кысаларында 1000 нән артык  хат язылды,  «Георгий тасмасы» акциясендә 10000 кеше катнашты, «Җиңү агачы» акциясе кысаларында агачлар утыртылды.  

Ел саен шәһәрдә 300дән артык төрле спорт чаралары уздырыла. Шәһәрдә оештырылучы кайбер киң масштабтагы чаралар: җиңел атлетика буенча эстафета, Кама ярым марафоны, Россия Азимуты, Татарстан Кроссы һәм башкалар югары һәм махсус һөнәри уку йортларында белем алучы волонтерлар ярдәме белән тормышка ашырыла.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр берләшмәләренә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итеп: «Ярдәмгә мохтаҗларга булышыр өчен аерым боерык һәм указ көтеп утырырга кирәкми. Моны чын күңелдән эшләү мөһим, балалар йортларына, ветераннар, инвалидлар өчен булган үзәкләргә барыгыз, мәрхәмәт күрсәтегез, булдыра алган кадәр ярдәм итегез. Шәһәрнең һәм безнең һәрберебезнең моның өчен мөмкинлекләре бар»,– дип ассызыклап үтте.

Дүшәмбе, 4 июнь 2018, 08:35