Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда тимурчылык хәрәкәтенә 12 мең бала җәлеп ителгән, отрядлар шәһәрнең 65 мәктәп базасында оешкан.

1991 елдан бирле Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда бу юнәлештә «Балалар мәрхәмәтлелек ордены» иҗтимагый оешмасы эшли. Ул икенче ел рәттән Яр Чаллының иң яхшы балалар иҗтимагый оешмасы дип табылды. Ул 660 волонтерны һәм 100 физик мөмкинлекләре чикле балаларны берләштерә.  

Әлеге оешма иреклеләр акциясен оештыручы һәм анда катнашучысы булып тора, шулай ук балалар бәйрәмнәрен, остаханәләрне, физик мөмкинлекләре чикле балаларның кул эшләре күргәзмәләрен даими уздыручы да.

Волонтерлар хәрәкәте өлкән буын кешеләрен дә үзенә җәлеп итә. Анна Филлиппова өлкән буын вәкилләре арасында тупланган волонтерлар отряды моңа ачык мисал булып тора.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, хәйриячеләр ярдәме белән бик күп мөһим мәсьәләләр хәл ителде: бу - аерым категория балаларга ярдәм күрсәтү, балаларны мәктәпкә әзерләү программасы. Иң эре проектлардан -  Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген, Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу. Шуңа күрә дә Татарстан иганәчеләренең девизы - «Чын күңелдән һәм күңел өчен!». 

Яр Чаллыда хәйрия эшләре элеккеге традицияләрдән калган. Һәр җәйдә «Мәктәбеңә ярдәм ит» һәм «Мәктәпкә җыенырга булыш» акцияләре уза. Алар 2013 елдан бирле Татарстан Президенты инициативасы белән оештырылып килә. Әлеге хәйрия чараларыннан шәһәрнең эре, урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмый, мәсәлән: Сергей Когогин, Сергей Рачков, Рафаэль Юнысов, Олег Коробченко һәм башкалар. 

Дүшәмбе, 4 июнь 2018, 09:30