Мы в социальных сетях

Эшлекле дүшәмбедә мәдәният идарәсе башлыгы  Эльвира Ногманова белдерүенчә, автокаланың парклары һәм җәмәгать киңлекләре шәһәр тормышында яңа мәдәният үзәгенә әйләнә бара. Быелгы җәйге сезонда эшләп килүче 30 җәмәгать киңлекләрендә 350 чара оештыру планлаштырыла. Мәдәният идарәсе башлыгы әйтүенчә, җәйге ял программасы Халыкара балаларны яклау көнендә ачылды. Бу бәйрәм кысаларында Чаллыда 20 дән артык чара оештырылды. 

Быелгы җәйге автокалада #ЯЛ - #ЯРКОЕЛЕТО программасының төп яңалыгы булып Мәйданның Яр буе паркында узачак музыкаль хәйрия фестивале торачак. Монда төрле  юнәлеш һәм стильдә музыкаль композицияләр яңгыраячак, анда чит ил, Россия артистлары катнашуы көтелә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белдерүенчә, Яр Чаллыда үзебезнең дә бик көчле иҗат коллективлары бар, атап үтелгән чараларда катнашырга аларны җәлеп итәргә кирәк.

 

Быелгы җәйдә мәдәни чаралардан тыш, мөһим спорт чаралары да уздырылачак. Шәһәр майданнарында картинг буенча Мэр Кубогына Татарстан Республикасы беренчелеге, Кама триатлоны, Җилкәнле спорт буенча ачык чемпионат, Россиянең шоссе велоспорты чемпионаты һәм башкалар уздыру планлаштырыла.

Җәйге сезон ябылу Шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы Көнен билгеләп үтү белән тәмамланачак. Бу көнне шәһәр «Акварель» чәчәкләр фестиваленең скульптуралары һәм чәчәк композицияләре белән бизәләчәк.

Дүшәмбе, 4 июнь 2018, 09:15