Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җәйнең тәүге көнендә күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балаларда яхшы кәеф, изгелек, уңай психологик халәт тәрбияләү максаты белән “Асылташ “ социаль балалар йортында “Балаларның шат елмаюы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды.

Әлеге чараны нәниләр матур шигырьләре, яраткан җырлары белән башлап җибәрсә, шәһәрнең 76 нчы санлы А.С. Пушкин исемендәге лиценда белем алучы балалар күңелле чыгышлары дәвам итте. Кунакка чакырылган клоун, әкият геройлары бәйрәмебезне тагын да җанландырып җибәрде.

Уен-көлке, җыр-биюдән тыш, балалар өчен бәйрәмдә төрле күңел ачулар чаралары да оештырылды. Алар рәхәтләнеп тәм-томнарлардан авыз итте, уеннарда катнашып яхшы тәэсирләр алдылар.

Шимбә, 2 июнь 2018, 11:05