Мы в социальных сетях

Җиңү паркында студентлар арасында мини футбол буенча тугызынчы шәһәр студентлар Спартакиадасы узды. Чарада 15 команда көч сынашты. Ярышларның төп хөкемдары «Виктория» спорт мәктәбе тренеры Виктор Борисов булды.

Спартакиада нәтиҗәләре буенча беренчелекне Яр Чаллының КФУ командасы яулады. Икенче урында - В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының  Яр Чаллы филиалы командасы, өченче урынга А.Н.Туполев исемендәге  Казан илкүләм тикшеренү-техник университетының Яр Чаллы филиалы лаек булды.

Һөнәри белем бирү уку йортлары арасында беренчелеккә Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш колледжы командасы иреште, икенче урында – Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы командасы һәм өченче урынга КФУ ның Яр Чаллы институтының инженер-икътисадый колледжы командасы чыкты. 

Дүшәмбе, 4 июнь 2018, 11:22