Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Алмабикә Исламгәрәй кызы Актимерова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ветеранга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исеменнән котлауларны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева җиткерде.

Алмабикә Исламгәрәй кызы Башкортостан Республикасы Бакалы районы Балчыклы авылында туа. Шунда ук башлангыч мәктәпнең дүрт классын тәмамлый. Хезмәт юлын туган авылында төрле эшләрдә хезмәт куеп башлап җибәрә. 1949 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Бикбулат Акбатыр улы Актимеров белән тормыш кора. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда сыер савучы булып эшли.  2013 елда Яр Чаллыга күченеп килә. Тормыш иптәше белән 5 бала үстерәләр, 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Алмабикә Исламгәрәй кызы Актимерова – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләренә ия.

Дүшәмбе, 4 июнь 2018, 15:10