Мы в социальных сетях

Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укучылары, «Щелкунчик» бию ансамбле коллективы Ульяновск шәһәрендә узган «Җәй ритмнары» III нче Халыкара төрле жанрдагы фестиваль-конкурсында чыгыш ясады.

Ансамбль Ильмира Хәмәдуллина җитәкчелегендә шөгыльләнә. Халык-сәхнә биюләре укытучысы - атказанган мәдәният хезмәткәре Ләйсән Шәязданова. Бәйге нәтиҗәләре буенча чаллылылар III дәрәҗәдәге лауреат дипломына һәм кубокка лаек булдылар. 

Дүшәмбе, 4 июнь 2018, 15:19