Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр өчен "Асылташ" социаль йорты балалары ел саен Россия Эчке эшләр министрлыгы иҗтимагый советы ярдәме белән уздырыла торган бөтенроссия балалар иҗаты бәйгесендә катнашты.

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында, әлеге конкурсның төбәк этабына йомгак ясады, нәтиҗәдә дүрт иң яхшы башкарылган, иң ачык һәм креатив эшләр билгеләнде. Тәрбияче Лилия Фаттахова җитәкчелегендә, приютта тәрбияләнүче Зәйнәб Шәмсетдинованың пластилиннан әзерләгән панносын,  жюри югары бәяләде һәм җиңүчеләрнең берсе дип билгеләде.

Бу эш, конкурсның икенче этабында катнашу өчен Россиянең Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде, шунда ул бөтен Россия дәрәҗәсендә "Асылташ" социаль йортының данын яклаячак. 

Дүшәмбе, 4 июнь 2018, 15:36