Мы в социальных сетях

7 июньдә Россия президенты Владимир Путин белән «туры элемтә» узачак. Россия халкы сорау белән генә түгел, тәкъдимнәр белән дә мөрәҗәгать  итә алачак. Быел президент белән «туры элемтә» яңа форматта оештырылган -  аралашу конференц-элемтә форматында барачак. Аның аша Владимир Путин барлык төбәкләрнең җитәкчеләре белән элемтәгә керә ала.

Чаллылылар үз сорауларын 7 июнь көнне 8-800-200-40-40 телефоны аша бирә алачак. Шулай ук 04040 номерына сорауларны СМС яки ММС хәбәр аша да юлларга мөмкин. Шалтырату һәм СМСлар бушлай.

Сорауларны әлеге сайтта  moskva-putinu.ru. “Минем сорау”  бүлегенә кереп  калдырырга да була. «Туры элемтә»нең «ВКонтакте» «Одноклассники» социаль челтәрләрендә дә рәсми төркемнәре бар.


Пәнҗешәмбе, 7 июнь 2018, 10:18