Мы в социальных сетях

«Ел табибы -  Ак чәчәкләр 2018» республика конкурсы быел унберенче тапкыр үткәрелә. Төрле елларда сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, ветераннар аның җиңүчеләре булдылар.

Елдагыча, җиңүчеләрнең берсе төп приз – автомобильгә лаек булачак.

2018 елгы конкурста биш номинация тәкъдим ителде: «Сәламәтлек саклау легендасы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы». «Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясеннән кала, һәр номинациядә өчәр кандидатура күрсәтелә. Быел конкурста катнашырга теләк белдергән 152 гариза кабул ителгән. 

Катнашучылар арасында Чаллы табиблары да бар. Алар конкурсның ике номинациясендә билгеләп үтелде.  Ашыгыч медицина ярдәме станциясе табибы Вильсон Шәрифуллин - «Ел табибы» номинациясе претенденты.    

Республика Балалар клиник хастаханәсе һәм Ашыгыч ярдәм хастаханәсе табиблары  «Уникаль очрак» номинациясендә көрәште. Җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү тантанасы 7 июньдә, Медицина хезмәткәрләре көне кысаларында, Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. 

Сишәмбе, 5 июнь 2018, 09:45