Мы в социальных сетях

Автокалада җиңел атлетика буенча РСФСРның Атказанган тренеры Миңнулла Чинкинга багышлап барельеф ачылды. Аңа быел 87 яшь тулган булыр иде. Барельеф «Яр Чаллы» спорт мәктәбе территориясендә урнаштырылды.

Ачылу тантанасында  Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов, олимпия чемпионкасы Гөлнара Сәмитова-Галкина катнашты.

Миңнулла Чинкин - Әлмәттә һәм Яр Чаллыда җиңел атлетика мәктәпләренә нигез салучы.  «КАМАЗ» спорт клубында,  «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә өлкән тренер булып эшләгән. 1983-1989 елларда  Миңнулла Чинкин марафонга йөгерү буенча СССР җыелма командасы тренеры була. Ул бик күп танылган спортчылар үстереп чыгарды, Гөлнара Сәмитова-Галкина да - шулар рәтендә. 

Сишәмбе, 5 июнь 2018, 14:06