Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннары Мәгъфирүзә Хәлил кызы Сәлахова һәм Рәйсә Хөснулла кызы Насыйбуллинага юбилей уңаеннан Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Тыл хезмәтчәне Мәгъфирүзә Сәлахованы Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова һәм ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котлады.

Мәгъфирүзә Хәлил кызы «1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен» медале  һәм юбилей медальләренә ия,  хезмәт ветераны. Ул ТАССРның Куйбышев районы Иске Йорткүл авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Авылында сигез классны тәмамлый. Казан педагогия училищесында укый. Биектау районының  Ташсу авылында укытучы булып хезмәт куя.1946 елда кияүгә чыга, биш бала тәрбияләп үстерәләр. 1951 елда тормыш иптәше белән Яшел Үзәнгә күченеп килә, монда  Мәгъфирүзә Сәлахова  хәрби заводка эшкә урнаша. Лаеклы ялга да шуннан китә. Яр Чаллыда 2015 елдан  яши башлый.  Бүгенге көндә аның 11 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар.

Шулай ук бу көнне Рәйсә Хөснулла кызы Насыйбуллина да котлаулар кабул итә.  Аны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов котлады. 

Рәйсә Хөснулла кызы ТАССР ның Тукай районы Шөкрәле авылында туа. Мәктәпнең 4 классын тәмамлый. 1941 елда Казанга күченә. Сугыш елларында урман кисү эшләрендә катнаша. 1963 елда Галимҗан Нуриҗан улы Нуриҗанов белән тормыш корып җибәрә. Лаеклы ялга чыкканчы дәүләт куркынычсызлыгы комитетында техничка булып эшли.  Август аенда гаилә үзенең 55 еллыгын билгеләп үтәчәк.  Рәйсә Хөснулла кызы Насыйбуллина тыл хезмәтчәне,«1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен» медале  һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 5 июнь 2018, 16:45