Мы в социальных сетях

Журналистлар белән очрашуда шәһәр мэры Наил Мәһдиев белдерүенчә, 14 нче комплекстагы бер участокта балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге микрорайонда мәктәп салуның зарурлыгы юк, чөнки күршедәге мәктәпләр дә 60-70 процентка гына тулган.

Шәһәр мэры ачыклап үткәнчә, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Указы буенча беренче җир участогы алданган өлешчеләр проблемасын  хәл итү өчен бирелгән иде. Бу эшкә «Профит» компаниясе алынды һәм аны хәл итеп чыкты. Икенче җир участогында балалар бакчасы төзү планлаштырыла. 

«Яр Чаллыда балалар бакчаларына ихтыяҗ зур, бигрәк тә ясле төркемнәренә. Бүген, РФ президенты һәм ТР президенты программалары нигезендә, без ясле яшендәге нәниләр өчен балалар бакчасы төзү проектын тормышка ашыра башлыйбыз. Хәзерге көндә шәһәрдә андый балалар саны 11 меңнән артык.  Якын арада программа эшләнәчәк һәм финанс ресурслары бүленәчәк. 2018 елда - өч балалар бакчасы, 2019 елда тагын өчне төзү күздә тотыла. Киләсе елга без Республика президентына 14 нче комплексның икенче участогында да балалар бакчасы төзү кирәклеге турында мөрәҗәгать итәчәкбез. Төзегән вакытта без һәрвакыт кешеләрнең ихтыяҗын исәпкә алабыз, иң мөһиме - аларның теләге. Балалар бакчасына ихтыяҗ бар икән, димәк, без аны төзибез»,– дип хәбәр итте Наил Мәһдиев.  

Сишәмбе, 5 июнь 2018, 16:59