Чаллылылар хәйрия фондына ярдәм итә ала, моның өчен «Кызыл канәфер» значогы сатып алырга кирәк. Җыелган акчалар хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга биреләчәк.
Проект кысаларныда берничә чара оештырыла.«Җиңү Волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтенең Яр Чаллы бүлеге вәкилләре «Кызыл канәфер» значокларын шәһәр парк һәм скверларында узучы чараларда өләшәчәкләр. Һәр кеше аны үзе теләгән суммага сатып алырга мөмкин.
Акция шәһәрнең әлеге мәйданнарында узачак:
· 06.06.2018 елда 15.00 сәгатьтә Җиңү паркында - «Кызыл канәфер» акциясендә;
· 11.06.2018 елда 15.00 сәгатьтә Җиңү паркында Россия көне кысаларында;
· 22.06.2018 елда 10.00 сәгатьтә Боровецк бульварында;
· 22.06.2018 елда 10.00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориаль комплексында «Хәтер шәме» митингы кысаларында.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 7 июнь 2018, 09:06